Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда шоферның фураны куллары белән туктатырга тырышуы видеога эләккән
Нәтиҗәдә, зур йөк машинасы янәшәдә туктап торган җиңел машинага бәрелгән.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Видеога Казанда машина йөртүченең шуып барган фураны куллары белән туктатырга тырышуы эләккән.
Бүген социаль челтәрләрдә Сахаров урамындагы бер камерага төшерелгән видео пәйда булды. Роликта зур йөк машинасын йөртүченең кинәт китеп барган транспортны куллары белән туктатырга тырышуы күренә.
Әмма ул моңа ирешә алмый һәм фура янәшәдә туктап торган җиңел машинага барып бәрелә.
Ир-ат машина бәрелер алдыннан соңгы мизгелдә читкә сикерергә өлгерә. Автор сүзләренә караганда, берәү дә зыян күрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз