news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ир-ат янгында һәлак булган

Янгын бүген иртән Ямашев проспектындагы 69нчы йортта чыккан.

Казанда ир-ат янгында һәлак булган

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ир кеше күпкатлы йортта чыккан янгында һәлак булган.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, бүген 7.36 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Ямашев проспектындагы 69нчы йортның дүртенче катында фатир януы турында хәбәр алынган.

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр төтен баскан фатирдан аңсыз яткан ир-атны алып чыгып, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган. Табиблар тырышлыгына карамастан, зыян күрүчене коткарып кала алмыйлар һәм ул вафат була.

8.05 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Янгын мәйданы 2 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре билгеләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100