news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә бер яшүсмер мәктәптә телефон урлаган

Телефонны 15 яшьлек укучы урлавы ачыкланган.

(Зәй, 21 февраль, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Клара Ермолаева). Зәйдә бер укучы мәктәптә телефонын гардеробта калдырган, ә аннары аның ул урында булмавы ачыкланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«16 февральдә шәһәрдә яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз 11 февральдә мәктәп гардеробыннан укучы улының кесә телефонын урлаулары турында гариза язды», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе инспекторлары тарафыннан әлеге җинаятьне 15 яшьлек яшүсмернең кылуы ачыклана. Урланган телефон хуҗасына кайтарылган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100