Чирмешәндә алимент түләмәүчеләрне ачыклыйлар

Алимент түләмәүчене суд административ җаваплылыкка тарткан, аңа 40 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирелгән.

(Чирмешән, 21 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Евгений Ромин). Чирмешән районы прокуратурасы балигъ булмаган баланың алимент алуга хокукы бозылуы хакында мөрәҗәгатен тикшерде һәм гаеплеләрне җәзага тартты, дип яза җирле басма.

Балигъ булмаган баласы өчен суд карары белән алимент түләргә тиешле район кешесе К. узган елның апрель аенда ук эш урыннарыннан - “Чирмешән урман хуҗалыгы“ннан киткән, - ди район прокуроры ярдәмчесе Айназ Газизов. - Әмма алимент тотып калучы эш бирүче, Гаилә кодексы таләпләрен бозып, өч көн эчендә бу хакта суд карарларын үтәүчегә һәм алимент алучыга хәбәр итмәгән, һәм үтәү документы нөсхәсен кире кайтармаган. Шул сәбәпле К.ның балигъ булмаган улы алиментларны вакытында һәм тулысынча ала алмаган.

“Чирмешән урман хуҗалыгы“ дәүләт бюджет учреждениесе директорына карата карар чыгаргач, җитешсезлекләр бетерелгән, бер вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Ә К.ның үзен суд административ җаваплылыкка тарткан, аңа 40 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирелгән.