Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бер ир-ат, хатыны кызыбыз башка ирдән дип әйткәч, аңа пычак белән кадаган
Шуннан соң 86 яшьлек ир-ат үз-үзенә кул салмакчы булган.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда 86 яшьлек ир-ат, 72 яшьлек хатыны кызыбыз башка ирдән дип әйткәч, аны пычак белән чәнчеп үтергән.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Фаҗига Толстой урамындагы йортларның берсендә булган. Хатыны иренә кызларының башка ирдән булуын әйткән.
Шунда ир-ат өстәлдән пычак алып, хатынының күкрәгенә кадаган. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлгән. Шуннан соң ир-ат үги малаена шалтыраткан, аңа барысын да сөйләп биргән һәм үз-үзенә кул салырга омтылган.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Әлеге факт нигезендә «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз