Чирмешән районында узган елда янгын 25 объектка зыян салган

2020 елда ут-бәла казалары 166 мең сумлык зыян китергән.

(Чирмешән, 21 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). 2020 елда районда янгыннар хакында 59 хәбәр кабул ителгән, аларның унөче коры үлән, камыл, салам яндыру белән бәйле. Узган елда янгын 25 объектка зыян салган

«Шәхси хуҗалыклардагы ут бәла-казаларының иң күбе электр җиһазларыннан, аларны монтажлау кагыйдәләрен бозу, кыска ялганыш аркасында һәм мичләрне кыздыру, аларны дөрес файдаланмау сәбәпле чыкты», — ди янгын күзәтчелеге хезмәте начальнигы Рафаэль Гыйниятуллов. Бу турыда Чирмешәндәге янгын күзәтчелеге хезмәтенә сылтама белнә район басмасы хәбәр итә.

Ут белән сак булмау, тәмәке тартканда ваемсызлык, автомашиналар узеллары төзексезлеге дә ут чыгуга сәбәп буларак теркәлгән.

Районда ут 4 торак йортка, 9 мунчага, 8 абзарга, 1 автотранспортка һәм 3 очракта башка объектларга төрле дәрәҗәдә зыян салган. Чирмешәндә — җиде, Ивашкинода һәм Иске Үтәмештә — өчәр, Яңа Элмәледә, Иске Котышта, Лашманда — икешәр, Бәркәтә, Кармыш, Түбән Кәминкә, Иске Кади авылларында берешәр янгын чыккан.

«1-15 гыйнварда Татарстандагы янгыннарда ундүрт кеше һәлак булды, биш кеше сәламәтлегенә зыян килде. Ни кызганыч, алар арасында балалар да бар. Шуның өчен күп балалы гаиләләргә, ялгыз яшәүче олыларга аеруча игътибарлырак булыйк», — ди Рафаэль Гыйниятуллов.