news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда юл һәлакәтендә 41 яшьлек имам-хатыйб үлгән

Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиевның өч баласы ятим калды.

Татарстанда юл һәлакәтендә 41 яшьлек имам-хатыйб үлгән
dumrt.ru

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кичә кич юл һәлакәтендә гомере өзелгән Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиевның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фәрит хәзрәткә нибары 41 яшь була, шуның 15 елын ул үзенең туган авылы мәчетенә хезмәт итүгә багышлый. Хәзрәт белән таныш булганнарның һәрберсе аның мөхтәрәм, ихлас, намуслы һәм олы йөрәкле кеше булуын билгеләп үтәләр.

"Күп еллар дәвамында авылдашларының күңелләренә иман орлыкларын чәчкән, Аллаһы Тәгалә сүзен һәм Аның әмерләрен халыкка җиткергән, кардәшләрен Раббыбыз кушканча яшәргә өйрәткән, мөнбәрдән дөрес сүзләр табып аларны тәрбияләгән һәм авылда мәчеткә илтүче сукмакларны такырлаган кеше була ул.

Һичшиксез, Шәдке авылы һәм Татарстан имамнары өчен Фәрит хәзрәтнең вакытсыз арабыздан китүе — зур югалту… Аның сөекле хәләл җефете, өч кечкенә баласы һәм өлкән яшьтәге әнисе калды. Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашам.

Аллаһы Тәгаләдән аның белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итүен һәм Үзенең Рәхмәте белән бүләкләвен, шулай ук хәзрәтнең якыннарына әлеге кайгыны кичерү өчен сабырлык һәм рухи көч җибәрүен сорыйм. Без барыбыз да Аллаһыдан һәм Аңа кайтачакбыз", диелә мөфтинең кайгы уртаклашу текстында.

Диния Нәзарәте коллективы һәм Татарстан имамнары республика мөселманнары башлыгы Камил хәзрәтнең сүзләренә кушыла. Теләче мөхтәсибәте Фәрит хәзрәт гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыюны оештырды. Акчаларны түбәндәге реквизитлар буенча күчерергә мөмкин:

Сбербанк 4276862018706434

Ак Барс банк 5209859355440477

Насибуллин Алмаз Рамилевич.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100