news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртүче «Газель»дән юлга коелган сырны кире кайтаруларын сорый

Видеода Теләче районында юлда зур сыр партиясе таралып ятуы күренә.

Машина йөртүче «Газель»дән юлга коелган сырны кире кайтаруларын сорый
Соцсети

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда машина йөртүче шаһитлардан «Газель»дән юлга коелган сырны кире кайтаруларын сорый. Вакыйга урыныннан кадрлар белән социаль челтәрләрдән файдаланучылар уртаклашты.

Видеода ертылган тартмалардан юлга сыр кисәкләре коелуы күренә. Гадәти булмаган хәл шуннан узучы автомобильчеләрне кызыксындырдырган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына йөк автомобиле хуҗасы хатыны хәбәр иткәнчә, Балтачта товар төягәндә шоферны кузовтагы сынган поддоннар сагайткан булган инде.

«Юл-транспорт һәлакәте вакытында Мәтәскә тирәсендә идек, база якын гына иде инде. Сыр ничектер ишеккә ауган, ишеккә көч килеп ул ачылып киткән», - дип сөйли ханым.

Нәтиҗәдә, бөтен партия диярлек юлга чәчелгән. Товар ташучы коелган сырларны җыярга ташлана, әмма аның белән бергә юл хәрәкәтендә катнашучылар да җыела башлый. Аларның бер өлеше автомобиль хуҗасына ярдәм иткән, икенчеләре сыр белән киткән.

«Ирем җыйган сырларның күбесе юлга төшеп бозылган. 135 килограмм чамасы сыр югалган. Аны 100 мең сумга штрафка тарттылар, гаиләдә ул бердәнбер туендыручы», – дип сөйләде шоферның хатыны.

Хатын сыр кисәкләрен юлда табучыларны, алар белән телефон аша элемтәгә кереп, товарны кире кайтаруны сорый. Әлеге пост социаль челтәрләрдә урнаштырган. Ул әйткәнчә, бер шаһит инде табылган сырны бирергә җыенуын язган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100