news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга килүче автобуста кыз балага бәйләнгән кешенең фотороботы чыкты

Таныш булмаган ир-ат тугыз яшьлек кызга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган.

Казанга килүче автобуста кыз балага бәйләнгән кешенең фотороботы чыкты

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Салмачы бистәсенә баручы автобуста тугыз яшьлек кызга бәйләнгән ир-ат фотороботы пәйда булды. Бу хакта «Татар-информ» чыганагы хәбәр итте.

Ир-атка 35 яшь тирәсе, ул коңгырт күзле, кучкыл тәнле, буе 185 сантиметр тирәсе, уртача тазалыкта. Ул капюшонлы кара куртка кигән, зәңгәр джинсыдан булган, кырынмаган, уң кул чугында миңе бар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек дүртенче декабрьдә кеше тулы 90нчы маршрут автобусында билгесез кеше кыз балага карата сексуаль характердагы гамәлләр кылган, дип хәбәр иткән иде. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100