news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җиңел машина һәм фура бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше тән җәрәхәтләре алган

Авария кичә кичке сигезләр тирәсендә Химиклар урамында булган.

Казанда җиңел машина һәм фура бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше тән җәрәхәтләре алган
очевидцы

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җиңел автомобиль һәм фура бәрелешү нәтиҗәсендә дүрт кеше (шуларның икесе – балалар) төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта агентлыкка әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Аларның сүзләренчә, авария кичә кичке сигезләр тирәсендә Химиклар урамында булган. Биредә 12нче модельле «Лада» һәм «ДАФ» йөк автомобиле юлны бүлешә алмаган. Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль юлдан читкә чыккан.

Юл һәлакәтендә дүрт кеше (шуларның икесе – балалар) төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.


news_right_1
news_right_2
news_bot