news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көйгән ризыктан чыккан төтен шәхси бакчадан балаларны эвакуацияләүгә сәбәп булган

Янгын сүндерүчеләр килгәнче бакчадан 10 бала һәм 5 хезмәткәр мөстәкыйль рәвештә урамга чыккан.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Көйгән ризыктан чыккан төтен Казанда шәхси бакчадан балаларны эвакуацияләүгә сәбәп булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 9.42 сәгатьтә 112 бердәм номерына Айдаров урамындагы 6нчы йортның беренче катында урнашкан шәхси балалар бакчасында көек исе чыгуы хакында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, бакчадан 10 бала һәм 5 хезмәткәр мөстәкыйль рәвештә урамга чыккан.

Урында ачыкланганча, күрше бинада көйгән ризыктан чыккан төтен эвакуациягә сәбәп булган, ул вентиляция буйлап балалар бакчасына кергән.

Янгын сүндерүчеләр барлык бүлмәләрне тикшергәннән соң сабыйлар һәм хезмәткәрләргә бакчага кире керергә рөхсәт иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot