news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда трамвай чыбыклары өзелеп, юлга килеп төшкән

Шул хактагы видеоны кичә Родина урамындагы супермаркет каршында төшергәннәр.

Казанда трамвай чыбыклары өзелеп, юлга килеп төшкән
скриншот видео

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда трамвай чыбыклары өзелеп, юлга килеп төшкән. Социаль челтәрләрдә шул хакта видео чыкты.

Видеоны кичә Родина урамындагы супермаркет каршында төшергәннәр. Кадрлардан күренгәнчә, трамвай чыбыкларында башта очкын чыккан, аннары өзелеп, машиналар йөри торган юлга килеп төшкән.

Машина йөртүчеләргә әлеге урынны әйләнеп узарга туры килгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot