Түбән Камада «Изге чишмә» проекты авторы Владимир Никольский вафат

Рәссам белән хушлашу 22 декабрьдә сәгать 9да шәһәр музеенда узачак.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Бүген 68 яшендә Түбән Кама рәссамы һәм архитекторы, атказанган сәнгать эшлеклесе Владимир Никольский вафат булды. Бу хакта Түбән Кама районы администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рәссам картиналары дөньяның 28 илендә төрле галереяләрдә, музейларда һәм шәхси коллекцияләрдә тәкъдим ителгән.

Никольский Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Ул "Зодчество-2005" халыкара күргәзмәсендә көмеш яулаган "Изге чишмә" ландшафт проекты авторы.

Рәссам Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һәм башка ведомстволарның Мактау грамоталары, "Түбән Кама шәһәренә нигез салучы хөрмәтенә" мактау билгесе, Татарстан Республикасы архитекторларының I смотр-конкурсында катнашучы дипломы белән бүләкләнде.

Рәссам белән хушлашу 22 декабрьдә сәгать 9да шәһәр музеенда (Төзүчеләр проспекты, 14 йорт) узачак.