news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең атказанган рәссамы Равил Исмәгыйлев вафат

Ул 20 елдан күбрәк гомерен Пермь краендагы иҗтимагый оешмаларның интерьерларын бизәүгә багышлаган, шул исәптән Җәмигъ мәчетен реконструкцияләүдә катнашкан.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең атказанган рәссамы, Пермь шәһәренең «Рәссам йорты» генераль директоры Равил Исмәгыйлев 80 яшендә вафат булды. Бу хакта Фейсбуктагы «Россия рәссамнар берлеге»нең Пермь бүлекчәсенең рәсми төркеменә сылтама белән РИА Новости яза.

«19 ноябрьдә Пермьдә Россиянең атказанган рәссамы, «Рәссам йорты» генераль директоры, 2004-2019 елларда «Россия рәссамнар берлеге»нең Пермь бүлекчәсе рәисе булган Равил Барил улы Исмәгыйлев вафат булды», — диелә хәбәрдә.

Равил Исмәгыйлев 1940 елның 28 октябрендә Пермьдә туган. 1970 елларда Мухина исемендәге Югары сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлаганнан соң иҗат юлын башлый. Ул Пермьдәге күренекле әһелләрнең сурәтләрен, Пермь өлкәсе пейзажларын ясаган. 20 елдан артык иҗат гомерен Пермь краендагы иҗтимагый оешмаларның, шул исәптән «Галактика», «Вечерняя Гайва» һәм «Уральские зори» рестораннарының интерьерларын бизәүгә багышлаган, яшь тамашачы театрын, арбитраж суд бинасын, Җәмигъ мәчетен, хореография училищесын һәм «Урал» кунакханәсен реконструкцияләүдә катнашкан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100