news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марий Элдагы авариядә Татарстан кешесе һәлак булган

Авариядә Казаннан Чабаксарга барган маршрутка йөртүчесе һәм дүрт пассажир имгәнгән.

Марий Элдагы авариядә Татарстан кешесе һәлак булган

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Марий Элда маршрутка һәм чит ил машинасы катнашындагы авариядә Татарстан кешесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Марий Эл Дәүләт автомобиль инспекциясендә сөйләделәр.

Авария кичә кичке җидедә республиканың Звенигов районында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, Татарстаннан килгән «Тойота»ның 56 яшьлек йөртүчесе идарәне югалткан, машина тайгак юлдан шуып барган һәм Казан-Чабаксар маршруткасына килеп бәрелгән.

Көчле бәрелүдән соң, чит ил машинасы юл читенә төшеп киткән, ә автобус юлга аркылы әйләнеп капланган.

«Җиңел машина йөртүчесе алган яраларыннан урында ук вафат булган. Шулай ук автобус йөртүчесе һәм андагы дүрт пассажир имгәнгән. Табиблар аларга урында ук ярдәм күрсәткән, хастаханәгә алып китү таләп ителмәгән», — диделәр республика ЮХИДИ хезмәтендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100