news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә фатир яна

Кремль урамында урнашкан алты каты йортның бишенче катында янгын чыккан.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 112 бердәм диспетчырлык хезмәте номерына Казанның Кремль урамында урнашкан алты катлы йортның бишенче катында урнашкан фатирда янгын чыккан дип хәбәр алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгынны сүндерүдә Казан янгын сүндерү-коткару гарнизоны бүлекчәләре эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot