news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын сигез кеше коронавирустан үлгән

Республикада рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 20 октябренә 885 булган.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»).Татарстанның тагын сигез кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган. Алар биш хатын-кыз һәм өч ир-ат. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстанда коронавирустан үлүнең сигез очрагы расланган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Covid-19 вирусыннан 1933, 1951, 1956, 1961 һәм 1962 елларда туган хатын-кызлар; 1945, 1951 һәм 1960 елларда туган ир-атлар вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 2021 елның 20 октябренә 885кә җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100