news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдан Барнаулга очарга тиеш булган самолет кире Бигеш аэропортына кайткан

Һава судносы техник сәбәпләр аркасында кире аэропортка кайткан.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллы-Барнаул маршрутына кузгалган самолет берникадәр вакыттан Бигеш аэропортына кире кайткан. Бу мәгълүматны «Татар-информ» агентлыгына аэропорт матбугат секретаре Ольга Тютлина раслады.

Һава судносы техник сәбәпләр аркасында кире аэропортка кайткан. Хәзер агентлык бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100