news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һәлакәткә очраган вертолет турындагы хәбәрне тикшерәләр

Агентлык мәгълүматлары буенча, трассада автомобильдә барган ир ашыгыч хезмәтләргә вертолет төшүен күреп калганлыгын хәбәр иткән.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда һәлакәткә юлыккан вертолет турында хәбәр тикшерелә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

Өченче яртыда ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның 112 бердәм номерына шаһиттан һәлакәткә тарыган вертолет турында хәбәр килде. Шалтыратучының сүзләренчә, бу хәл Питрәч районының Богородское бистәсеннән ерак түгел булган.

Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, һәлакәтләр медицинасы үзәге, Федераль куркынычсызлык хезмәте оперативниклары, полиция хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр чыкты.

15.30 сәгатькә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, эзләү уңыш белән тәмамланмаган, эш дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100