news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыдагы балалар бакчасында ике сабый урамга чыгып киткәнен тәрбияче күрми калган

Яшь ярымлык сабыйлар үзләре генә машиналар тукталышына кадәр барып җиткәч, аларны узып баручылар күреп ала һәм балалар бакчасына китерә.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыдагы балалар бакчасында тәрбияче башка эш белән мәшгуль булган арада, ике сабый урамга чыгып киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

22 сентябрь иртәсендә «Радужный» балалар бакчасында ике сабый — яшь ярымлык малай һәм кыз тәрбияче башка эш белән мәшгуль булган арада җиңелчә киемнәрдән генә урамга чыгып киткән. Сабыйларны автостоянкада шул тирәдән үтеп баручылар табып, балалар бакчасына алып кайткан.

Сабыйлар зыян күрмәгән һәм бакчага йөрүләрен дәвам иткән. Балаларның әти-әнисе мәктәпкәчә учреждение җитәкчелегенә карата дәгъва белдермәгән.

Республика прокуратурасы бакча мөдире адресына закон бозуны бетерү турында гариза юллаган. Аның нәтиҗәләре буенча ике тәрбиячегә җәза бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100