news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда бер иномарка түбәсенә әйләнеп каплангач, пассажир кыз имгәнгән

Юл һәлакәте кичә кич Тынычлык проспектында булган.

Чаллыда бер иномарка түбәсенә әйләнеп каплангач, пассажир кыз имгәнгән

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда чит ил автомобиле зур тизлектә хәрәкәт итә һәм түбәсенә әйләнеп каплана, пассажирын хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Аларның сүзеннән аңлашылганча, юл һәлакәте кичә кичке уннар тирәсендә Тынычлык проспектында булган. «КИА» автомобиленең йөртүчесе, зур тизлектә хәрәкәт итү нәтиҗәсендә идарәсен югалта. Машинаны бүлү полосасына чыгып китә һәм түбәсенә әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә, автомобильнең бер ишеге каерылып чыккан.

«Авариядә чит ил автомобиленең пассажиры — 20 яшьләрдәге кыз зыян күргән. Ул башын бәргән һәм күкрәге авыртуга зарланган. Ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә алып китте», - диде агентлыкка авариянең шаһитлары.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100