Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нурлат районында шәхси йортта чыккан янгында ике кеше үлгән
Янгын Якушкино авылының Мәктәп урамындагы 25нче йортта чыккан.
(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Нурлат районында шәхси йортта хатын-кыз һәм ир-ат янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Янгын кичә кич Якушкино авылының Мәктәп урамындагы 25нче йортта чыккан.

Урынга “ Агроразвитие”, Сөләйман авылы, 125нче часть янгын сүндерүчеләре килгән. Аларны күршеләре каршылаган һәм эчтә хуҗа калганын җиткергән.
Ут капкан йорт һәм сарайны 27 минутта сүндергәннәр. Янгын калдыкларын актарганда 50 яшьлек ир-ат һәм 59 яшьлек хатын-кызның янган мәетләре табылган.

Йорт һәм сарай тулысынча янган, тулаем янгын мәйданы 80 квадрат метрны тәшкил иткән.

Янгынның беренчел сәбәпләре – тәмәке тартканда саксыз булу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз