news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында котыру чире буенча карантин игълан ителде

Әлеге вәзгыять Иске Чекалда һәм Кадыбаш авыллары территорияләрендә күзәтелә.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстандагы Әгерҗе районының Иске Чекалда һәм Кадыбаш авылларында хайваннарда котыру авыруы булу сәбәпле карантин кертелү” турындагы боерыкка кул куйды. Тиешле документ республика Хөкүмәтенең рәсми документлар порталында урнаштырылган.

Боерык нигезендә, ике авыл территорияләрендә йорт хайваннары белән сату итү, аларны карантин территориясеннән чыгару, шулай ук бу җирлектәге кыргый хайваннарны тоту (зоопаркка урнаштыру, башка районнарга җибәрү максаты белән) тыела. Шулай ук котыру авыруы эләккән яки бу чирдә шикләнелгән малларны иткә сую, аларның сөтен куллану ярамый. Сәламәт терлекнең дә сөтен пастеризацияләү сорала.

Моннан тыш, ике авыл территориясеннән сәламәт маллардан алынган йон һәм тирене дә, билгеләнгән тәртиптә дезинфекция үткәрмичә, читкә чыгару тыела.

Татарстан Президенты Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә карантин территориясендә котыру авыруын бетерү буенча чаралар планын эшләп раслауны боерган. Әлеге боерыкның үтәлешен республиканың Министрлар Кабинеты тикшерергә тиеш.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, карантин кертелү турындагы боерык имзаланган көннән үз көченә керә.

Документта билгеләп үтелгәнчә, карантин соңгы тапкыр котыру авыруы эләккән хайван ачыкланган көннән соң 2 ай узгач бетерелә. Әмма шуның белән беррәттән кирәкле чаралар башкарылырга тиеш.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot