Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Республиканың наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булды
Утырышка 4 мәсьәлә чыгарылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева рәислегендә республиканың наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
Татарстан прокуратурасы, федераль органнар, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашындагы утырышның көн тәртибенә 4 мәсьәлә чыгарылды.
Аерым алганда, наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучыларга һәм инде шуннан котылганнарга Татарстанда медик-социаль һәм психологик ярдәм күрсәтү буенча эше коммерциягә нигезләнмәгән оешмаларның эшчәнлеге, республика ММЧда наркотик һәм психотроп матдәләрне пропагандалауга каршы тору буенча чаралар, шартлы рәвештә хөкем ителгән наркотик бәйлелектәге затларны наркоманиядән суд карары белән мәҗбүри дәвалау курсы узуларын оештыру һәм әлеге карарның үтәлешен контрольда тоту хакында сүз булды, тәкъдимнәр кертелде. Мәсьәләләрнең соңгысы, З.Вәлиева сүзләренчә, республика комиссиясендә беренче тапкыр гына кузгатылганга, ул соңрак махсус утырышта хәл ителәчәк. Шулай ук гражданлыгы булмаган, административ хокук бозган, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле чит ил кешеләренең Россия Федерациясе территориясендә булуларына юл куймау буенча эш оештыру турындагы мәсьәлә каралды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз