news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермьдә атышта һәлак булучылар истәлегенә Казанда мемориал оештырылган

Мемориал берничә партадан ясалган, алар кара-кызыл төстәге тукыма белән капланган.

Пермьдә атышта һәлак булучылар истәлегенә Казанда мемориал оештырылган
Владимир Васильев

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Казанда Ленин бакчасында фонтан янында Пермь университетында атыш вакытында һәлак булган кешеләр истәлегенә мемориал оештырдылар.

Мемориал берничә партадан ясалган, алар кара-кызыл төстәге тукыма белән капланган. Анда «Пермь, кайгырабыз. Казан» дип язылган такта һәм беренче канәфер чәчәге, шәмнәр куелган.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Пермь дәүләт университетында атыш ачканнар. Соңрак атучы студентны кулга алдылар.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, атыш нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган, тагын 24 кеше зыян күргән.

Россия Президенты Владимир Путин һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашу белдерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та һәлак булган кешеләрнең туганнарының кайгысын уртаклашты.

Фаҗига белән бәйле рәвештә, кайгы уртаклашу дәвам итә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100