news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Хөснуллин Пермь фаҗигасендә һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты

Фаҗигада алты кеше һәлак булган, тагын 24 кеше яраланган.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Пермь университетында атыш вакытында һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, шулай ук зыян күрүчеләргә тизрәк савыгу теләде. Бу хакта ул үзенең инстаграм социаль челтәрендәге битендә язган.

«Бүген Пермь дәүләт университетында коточкыч фаҗига булды. Һәлак булган кешеләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам, барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телим. Сезнең белән бергә кайгырабыз», — дип язды Россия Хөкүмәте Рәисенең урынбасары.

Бүген, 20 сентябрьдә, 18 яшьлек студент Пермь дәүләт илкүләм тикшеренү университеты территориясендә ут ачты. Атучы хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан зарарсызландырылды һәм тоткарланды.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, фаҗигада алты кеше һәлак булган, тагын 24 кеше яраланган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100