news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда дәрес вакытында мәктәп укытучысы вафат булган

Укытучы йөрәк җитешсезлеге аркасында һәлак булган дип фаразлана.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Мәктәптә дәресләр барганда Башкортстанда бер укытучы һәлак булган.

Башкортстанның Стәрлетамак районы Яңа Отрадовка авылында 13 сентябрь көнне физик культура һәм тормыш иминлеге дәресләреннән белем бирүче педагогның хәле начарлана. «Башинформ»га Россиянең эш һәм мәшгульлек федераль хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «укытучы тренерлар бүлмәсендә булган, документлар тутырган; ниндидер бер мизгелдә ул үзен начар хис иткән, аңын югалта башлаган һәм урындыктан егылган».

Белем бирү оешмасына ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре һәм хокук сакчылары килгән. Медиклар укытучының вафат булуын белдергән.

«Полиция хезмәткәрләре вакыйга урынына килде. Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча, үлем җинаять характерында түгел», — дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Укытучы йөрәк авыруы аркасында һәлак булган дип фаразлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100