news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда трассадан юл читенә очып төшкән машинаның пассажиры һәлак булган

Авария бүген иртән Республиканың Чирмешән районында Светлогорск авылы янында була.

Татарстанда трассадан юл читенә очып төшкән машинаның пассажиры һәлак булган
шаһитлар

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда трассадан җиңел машина юл кырына очып чыккан, пассажиры һәлак булган. Бу турына «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Авария бүген иртән Республиканың Чирмешән районында Светлогорск авылы янында була. 14нче модельле «Лада» машинасы трассадан юл читенә очып чыга һәм әйләнеп каплана.

«Җиңел машинадагы 20-22 яшьлек егет һәлак булды. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнчегә кадәр, ул һәлак булган иде инде», — ди шаһитлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot