news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Ростовтан килгән машина катнашындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Авария кичә кичке тугызлар тирәсендә Ленин урамында булган.

Әлмәттә Ростовтан килгән машина катнашындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ростов шәһәреннән килгән чит ил машинасы Әлмәттә юл һәлакәтенә эләккән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте

Аларның сүзләренә караганда, авария кичә кичке тугызлар тирәсендә Ленин урамында булган. «Мерседес» һәм Ростов өлкәсе номерлары белән «Тойота» кара-каршы бәрелешкән.

Көчле бәрелешүдән «Мерседес» кузовының бер өлеше аерылган, һәм юл коймасына бәрелгән. «Тойота» юлга аркылы баскан.

«Ким дигәндә өч кеше зыян күрде. «Тойота» йөртүче хатын-кыз һәм пассажир. "Мерседес"та җәрәхәтләнгән ир-ат бар иде. Ул машина йөртүчеме, пассажирмы — белмим», — дип сөйләде шаһитлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100