news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда коткаручылар кафе түбәсеннән төшә алмаган егеткә ярдәм иткән

Баскыч ярдәмендә 19 яшьлек егеткә җиргә төшәргә булышканнар.

Казанда коткаручылар кафе түбәсеннән төшә алмаган егеткә ярдәм иткән
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Коткаручылар Казан үзәгендә урнашкан кафеның түбәсеннән төшә алмаган егеткә ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 15.25 сәгатьтә 112 бердәм номерына яшь егетнең Бауман урамында кафеның түбәсенә күтәрелүе турында хәбәр килә. Ул мөстәкыйль рәвештә җиргә төшә алмый.

Урынга икенче номерлы зона эзләү-коткару отряды килгән. Баскыч ярдәмендә 19 яшьлек егеткә җиргә төшәргә булышканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100