news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртән Казанда юл читендә туктап торган такси машинасында янгын чыккан

Янгын ике кв.метр мәйданда була, сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Иртән Казанда юл читендә туктап торган такси машинасында янгын чыккан
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Иртән Казанда юл читендә туктап торган таксида янгын чыга. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 8.49 сәгатьтә 112 бердәм номерына Короленко урамындагы 73нче йорт янында «Лада» машинасының януы турында хәбәр килә.

Иртәнге сәгать тугызда янгынны сүндерәләр. Янгын ике квадрат метр мәйданда була, сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100