Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россельхознадзорның баш хисапчысын 950 мең сум акча үзләштерүдә шикләнәләр
Баш хисапчы бүлек җитәкчеләренә премия күчергән, ә алар акчаның бер өлешен аңа биреп барган.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе баш хисапчысы начальникларга премия язып, миллион сумга якын акча үзләштерүдә гаепләнә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.
«Казан Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Федераль Куркынычсызлык хезмәте белән бергә Тикшерү үткәргән. 2017 елның гыйнварыннан алып 2019 елның февраленә кадәр Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе баш хисапчысы зур суммада акча алуы ачыкланган», — дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Шикләнелә торган зат бүлек начальникларына һәм аларның урынбасарларына премия күчергән, ә алар акчаның бер өлешен баш хисапчыга биреп барган. Хәзер 950 мең сумнан артык акча турында сүз бара.
Бу факт буенча вазифаи вәкаләтләрен үз файдасына куллану буенча җинаять эше ачылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз