news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче хатын-кызны троллейбус таптаткан

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Ибраһимов проспектында булган.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүче хатын-кызны, юл аша йөгереп чыкканда, троллейбус таптаткан. Бу турыда шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Ибраһимов проспектында 35 нче йорт янында булган. 54 яшьлек хатын-кыз тиешсез урында юл аша йөгереп чыкмакчы булган», — дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Зыян күргән ханымның башы имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot