Казанда автобус йөртүчесе пассажирны кыйнавын видеога төшергәннәр

Бу хәл "Горький паркы" тукталышында булган.
(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Шаһитлар Казан автобусы йөртүчесе пассажирны кыйнавын видеога төшергән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар кадрлар белән уртаклаштылар.Аларның мәгълүматларына караганда, бу хәл "Горький паркы" тукталышында булган, ә конфликт түләнмәгән билет аркасында килеп чыккан."Мин бу автобуста укырга бара идем, шуңа күрә барысын да үз күзләрем белән күрдем. Пассажир адекват түгел иде, машина йөртүчегә йодрыклары белән ташланды", — дип яза социаль челтәрдә әбүнәчеләрнең берсе.