news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Урман янгыннары сәбәпле, Марий Элда гадәттән тыш хәл режимын керттеләр

Төбәк башлыгы эвакуацияләнгән кешеләргә тукланудан алып психологик ярдәмгә кадәр күрсәтүне йөкләде.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Марий Эл башлыгы Александр Евстифеев төбәктә урман янгыннары аркасында гадәттән тыш хәл режимын кертү турындагы указга имза куйды.

Янгын 18 августта башланды, аны әле дә локальләштереп булмый. Ут Студенка, Сосновый Бор бистәләренә һәм якындагы торак пунктларга күчәргә мөмкин. Моннан тыш, янгын республиканың Звениговск районы территориясенә таралу куркынычы бар.

Төнлә Александр Евстифеев янгын сүндерү өчен төп көчләр җәелдерелгән урынга барды. «Сосновый бор» шифаханәсеннән 132 ял итүчене һәм 57 персоналны эвакуацияләгәннәр. Соңрак шулай ук Шап күленең шәһәр яны сәламәтләндерү учреждениеләрендә эвакуация үткәрелде.

Төбәк башлыгы эвакуацияләнгән кешеләргә тукланудан алып психологик ярдәмгә кадәр күрсәтүне йөкләде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Марий Элда табигый янгынны сүндерүгә Оборона министрлыгы һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вертолетлары җибәргәннәр.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100