news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча популяр хокук бозулар аталды

Агымдагы елда республика мәгариф учреждениеләренең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә 105 млн сумнан артык акча тотылган.

Татарстан мәктәпләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча популяр хокук бозулар аталды
"Татар-информ" архивы

(Казан, 20 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре ел башыннан бирле Татарстан уку йортларында 1200дән артык тикшерү үткәргән һәм 2500дән артык хокук бозу очрагын ачыклаган. Бүген Казанда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев шундый саннар китерде.

«Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары объектларында 602 тикшерү үткәрелде, 608е — гомуми белем бирү оешмалары объектларында һәм 30ы — урта һөнәри белем бирү оешмаларында. Үткәрелгән анализ шуны күрсәтә: зур матди кертемнәргә карамастан, аерым учреждениеләрнең торышы янгын куркынычсызлыгы таләп ителгән дәрәҗәне тәэмин итми», — диде спикер.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча янгынга каршы автоматлаштырылган саклау системасының торышына карата шелтәләр булды. Барлык мәктәпләрне дә автоматлаштырылган янгын саклау системалары белән тәэмин итү буенча зур эшләр башкарылуга карамастан, бүгенге көндә әлеге системаларны карап тоту һәм ремонтлау буенча проблемалар бар. Тикшерелгән җиде объектта барлык бүлмәләр дә автоматлаштырылган янгын сигнализациясе белән җиһазландырылмаган. 5 мәктәптә һәм 7 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында янгын сигнализациясе һәм кешеләргә янгын турында хәбәр итү җайланмалары төзек түгел.

Тикшерелгән берничә балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү белән идарә итү һәм хәбәр итү системасы куелган таләпләргә туры килми. Республиканың тагын биш мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү белән идарә итү һәм хәбәр итү системасы төзек хәлдә түгел.

Шулай ук берничә мәктәптә эвакуация юллары начар хәлдә. 8 объект тышкы янгынга каршы су чыганаклары белән, тагын 6 учреждениедә беренчел янгын сүндерү чаралары нормада каралган күләмдә тәэмин ителмәгән. Тикшерүләр барышында эвакуация юллары, бинага керү һәм чыгу юлларында әйберләр куелган булу, тәмәке тарту режимын үтәмәү, беренчел янгын сүндерү чараларына керү мөмкинлеген чикләү, тышкы һәм эчке якта су белән тәэмин итү чыганаклары булмау кебек режимлы характердагы хокук бозулар ачыкланды.

ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Утырышны Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Анда катнашучылар билгеләп үткәнчә, «2014-2024 елларга Татарстанда халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләр иминлеген тәэмин итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда мәгариф объектларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен 105 млн сумнан артык акча үзләштерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100