Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чирмешән районында юл һәлакәтендә бер йөртүче зыян күргән
Һәлакәт бүген иртән Яңа Элмәле авылы янында булган.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Чирмешән районында «УАЗ» белән чит ил җиңел машинасы бәрелешү аркасында беренчесенең йөртүчесе зыян күргән. Бу турыда шаһитлар хәбәр итте.
«Һәлакәт бүген 8.00 сәгать тирәсендә Яңа Элмәле авылы янында булган. «УАЗ» белән «Фольксваген Поло» бәрелеште, дип сөйләде шаһитлар.
Аларның сүзләренчә, «УАЗ» йөртүчесе күкрәге авыртуыннан зарланган, әмма хастаханәгә бармаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз