news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда балалар лагереннан 16 яшьлек ятим бала югалган

Гадәттән тыш хәл кичә килеп чыккан.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Башкортстанда 16 яшьлек Динара Киреева югалган. Гадәттән тыш хәл 15 августта Учалы районының Өргөн авылы белән янәшә урнашкан балалар лагеренда була. Кыз үз туган көненнән соң икенче көнендә – кичен югала. Хәзер аны полиция эзли, социаль челтәрләрдә кыз турында мәгълүмат урнаштырылган, дип яза “Башинформ”.

Бер ел элек әнисен югалткан кыз балалар учрежденисеннән качып чыгып киткән. Вожатыйлар һәм тәрбиячеләр аның кая киткәнен белми.

news_right_1
news_right_2
news_bot