Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яр Чаллыда үсмер егет кибет басуда шикләнелә
Җинаять эше кузгатылган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Яр Чаллыда тикшерү органнары 17 яшьлек үсмер егеткә карата җинаять эше кузгаткан. Ул РФ Җинаять кодексының 161нче маддәсендә каралган җинаять (“Талау”) кылуда шикләнелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.
Тикшерү фаразлавынча, 11 август көнне Яр Чаллыда “Чаллы икмәге” кибетендә шикле егет җәмгысе 1670 сумлык азык-төлек – 2 шешә шәраб, шпрот һәм шоколад җыеп, түләмичә качып китмәкче була. Аның бу гамәлен кибет каравылчысы туктатырга омтылып карый, әмма үсмер ир-атның битенә кимендә 2 мәртәбә сугып, чыгып кача.
Хәзерге вакытта үсмернең кайдалыгын ачыклауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары башкарыла.
Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз