news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саимә Ибраһимова белән хушлашу мәрасиме Тынычлык бистәсе зиратында булачак

Саимә Ибраһимова бүген вафат булды. Аңа 93 яшь иде.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле журналист, язучы Саимә Ибраһимова белән хушлашу мәрасиме Тынычлык бистәсе зиратында булачак.

«Саимә Ибраһимова иртәгә Казанның Тынычлык бистәсендәге зиратка җирләнәчәк. Хушлашу да шушы зиратта оештырыла», — дип хәбәр итте «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова.

Алдарак мәрхүмәнең җәсәде хастаханә моргыннан алыну вакыты хәбәр ителгән иде. Хушлашу урыны зиратта булуы ачыкланмаган иде.

  • Язучы, журналист һәм тәрҗемәче Саимә Ибраһимова озак еллар «Яшь ленинчы» газетасында эшләде. Аның соңгы эш урыны «Сөембикә» журналы иде.

Саимә Ибраһимова бүген вафат булды. Аңа 93 яшь иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100