news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч машина катнашындагы һәлакәттә бер кеше зыян күргән

«Дэу» җиңел машинасы пассажирын хастаханәгә озатканнар.

Татарстанда өч машина катнашындагы һәлакәттә бер кеше зыян күргән
шаһитлар

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 юлында фура, җиңел машина һәм фургон катнашындагы юл һәлакәтендә бер кеше зыян күргән. Бу турыда һәлакәт урыныннан шаһитлар хәбәр итә.

Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт бүген көндез республиканың Питрәч районының Богородское торак пункты янында булган.

Чиләбедән килгән «Скания» фурасы, Марий Элнең «Волдай» фургоны һәм «Дэу» җиңел машинасы «домино» принцибы буенча бәрелешкән.

Һәлакәттә җиңел машина зур зыян килгән, аның алгы өлеше җимерелгән. Җиңел машина йөртүчесен хастаханәгә озаттылар. Ул күкрәге авыртуга зарланды», — дип хәбәр итә шаһитлар.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100