news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә «Казан» Гаилә үзәге янында суга сикергән һәм бата башлаган ир-атны коткарганнар

Хәле беткән ир-атны Гаилә үзәгеннән 500 метр ераклыкта табып алганнар һәм яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан башкаласында төнлә «Казан» Гаилә үзәге янында суга сикергән һәм бата башлаган исерек хәлдәге ир-атны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген төнге икенче яртылар тирәсендә 112 бердәм номерына «Казан» Гаилә үзәге каршында исерек хәлдәге ир-атның койма аркылы суга сикерүе хакында хәбәр килгән. Аның бату ихтималы да булган.

Чакыру буенча килгән 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре Гаилә үзәгеннән 500 метр ераклыкта хәле беткән ир-атны табып алган. Аны көймәгә утыртып яр буена алып чыкканнар һәм полицейскийларга тапшырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100