Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә өч яшьлек малай тугызынчы каттан егылып үлгән
Фаҗига факты буенча тикшерү башланган.
(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә өч яшьлек малай тугызынчы каттан егылып үлгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.
Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифасын башкаручы Рамил Әхмәтҗанов хәбәр иткәнчә, бу факт буенча тикшерү үткәрелә. Һәлакәт урынына Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов киткән.
Хәзер һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.
«Тикшерү барышында ата-ананың һәм баланың егылуына сәбәп булган башка затларның гамәлләренә бәя биреләчәк», — диде Рамил Әхмәтҗанов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз