news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бер ир-ат эшләп торган плитәдә ризык калдырып, чак кына үлми калган

Төтен белән тулган фатирда янгын сүндерүчеләр идәндә яткан ир-атка тап булган. Зыян күрүчегә махсус битлек кидереп, урамга алып чыкканнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Казанда бер ир-ат эшләп торган плитәдә ризык калдырып, чак кына үлми калган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда бер ир-ат эшләп торган плитәгә таба белән ризык куйган һәм оныткан. Нәтиҗәдә, чак кына үлемнән калган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә 112 бердәм номерына Мусин урамындагы 53а йорты подъездында көйгән ис чыгуы һәм бераз төтен таралуы хакында хәбәр килгән.

Төтен белән тулган фатирда янгын сүндерүчеләр идәндә яткан ир-атка тап булган. Зыян күрүчегә махсус битлек кидереп, урамга алып чыкканнар һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ризык әзерләгәндә саксыз эш итү шундый аяныч нәтиҗәгә китергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100