news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер хатын, ике бала утырган квадроцикл сарайга бәрелгән, бер бала үлгән

Ике яшьлек кыз бала имгәнгән.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә кичке сәгать биш тирәсендә Татарстанның Югары Ослан районы Ключищи авылында юл һәлакәтендә бер бала үлгән, өч кеше имгәнгән.

«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, квадроцикл йөртүче хатын-кыз кырда авыллар арасындагы юлдан барган. Бер мизгелдә ул идарәсен югалткан һәм зур тизлектә килгән килеш сарайга барып бәрелгән.

Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә 11 яшьлек бала үлгән. Ике яшьлек кыз баланы төрле имгәнүләр белән хастаханәгә китергәннәр.

Квадроцикл белән идарә иткән хатын-кыз һәм тагын бер пассажир кыз имгәнгән, әмма алар хастаханәгә барудан баш тарткан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100