news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самарада мөселман вәгазьчесе Минһаҗәр абыстай Сәяхова вафат булган

Ул йөзләгән кешене намазга бастырган.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Саамараның танылган мөселман вәгазьчесе, йөзәрләгән үз дәвамчыларын намазга бастырган Миңһаҗәр абыстай Сәяхова вафат булган. Бу турыда Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.

«Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгаләдән аның барлык игелекләрен кабул итсен, гөнаһларын кичерсен, урыны оҗмахта булуын сорыйбыз», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot