news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Идел елгасында судно баткан, ягулык суга түгелгән

Коткаручылар беренче эш итеп ягулык таралуны чикләгән.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанда Магистраль урамы тирәсендә судно баткан, ягулык Идел елгасына түгелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына «РегионСпас» Профессиональ авария-коткару берләшмәсендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич суга 100 литрга якын ягулык түгелгән, 200 квадрат метр мәйдан пычранган.

Коткаручылар беренче эш итеп ягулык таралуны чикләгән, аннары Идел елгасына ягулык түгелүне туктаткан.

Коткаручылар ягулык түгелүне булдырмау эшләрен баткан судноның хуҗасына тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot