Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаешта “Порше” юл кырыена төшеп, ике кеше имгәнгән
Һәлакәт узган төндә Тарлаш авылы борылышында килеп чыккан.
(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Лаеш районында “Порше” юл кырыена төшеп киткән, машина йөртүче һәм пассажир хатын-кыз җитди җәрәхәтләр алган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Урынга 119нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре килеп, хатын-кызны машинадан чыгарган һәм табиблар кулына тапшырган. Янгын сүндерүчеләр чит ил машинасы аккумуляторын сүндергән.

“Порше”ның 36 яшьлек йөртүчесе башы җәрәхәтләнеп һәм муены бәрелеп, хастаханәгә озатылган. 35 яшьлек пассажир хатын-кызның җилкәсенә зыян килгән һәм баш мие селкенгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз