news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Чаллыда газ шартлау нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов реанимациядә ятучылар вәзгыятен контрольдә тота, дип белдерделәр ведомство матбугат хезмәтендә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүматлары буенча Чаллыда булган гадәттән тыш хәлдә 5 кеше зыян күргән.
Искәртеп үтәбез, Россиянең Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм стихияле бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кризислы вәзгыятьләрдә идарә итү үзәгенә Чаллыда көнкүреш газы шартлавы (якынча мәгълүматларга караганда) нәтиҗәсендә биш катлы панель йортның икенче катында урнашкан 81 нче фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килгән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә 30 яшьлек ир–ат ( тәненең 70 проценты пешкән) һәм 76 яшьлек хатын-кыз (сөрем исе белән агуланган, тын алу юллары пешкән) җитди зыян күргән. Хәзер икесе дә Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә.
Бу һәлакәт нәтиҗәсендә тагын өч кеше җиңелчә җәрәхәтләнгән. Шартлау вакытында алар ишегалдында булу сәбәпле, аларга тәрәзә пыялалары чәчелгән. Зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтелгән һәм алар өйләренә җибәрелгән.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов реанимациядә ятучылар вәзгыятен контрольдә тота, дип белдерделәр ведомство матбугат хезмәтендә. Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе яхшы җиһазлану сәбәпле, Казан табибларының ярдәме кирәк булмаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot