news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә районындагы авариядән соң машиналар хәрәкәте яңадан торгызылды

Юл һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең икесе дә зыян күргән, аларны якындагы хастаханәгә озатканнар.

Минзәлә районындагы авариядән соң машиналар хәрәкәте яңадан торгызылды

(Казан, 20 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, Татарстанның Минзәлә районында М7 федераль трассасында йөк автомобильләре катнашындагы авариядән соң машиналар хәрәкәте яңадан торгызылган.

Агентлык бензовоз һәм фургон бәрелешү аркасында юлның әлеге участогында хәрәкәтнең чикләнүе хакында хәбәр иткән иде. Авариядә машина йөртүчеләрнең икесе дә зыян күргән, аларны якындагы хастаханәгә озатканнар.

Хәзерге вакытта транспорт хәрәкәте тулысынча торгызылган, ватылган машиналарны юлдан алганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot